news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Александр бистәсе мәктәбе укытучысы окоп шәмнәре ясаган

Зәй районы Александр бистәсе мәктәбе укытучысы окоп шәмнәре ясаган
Фото: Нияз Һадиуллин

Зәй районы Александр бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый. Ул инде барысы 2000нән артык шәм ясап, егетләргә җибәргән. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.

Окоп шәмнәре хәрбиләр өчен бик тә кирәк. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

«Парафинны үзем эретәм, укучыларны зыянлы һава суламасыннар дип бу эшкә тартмыйм. Ә банка савытларын, капларны алар белән бергәләп ясыйбыз», — ди Нияз Һадиуллин.

Ватаныбыз иминлеге сагында торучы егетләрнең кәефләрен күтәрү өчен ул окоп шәмнәрен йолдыз формасы да куеп эшләгән. Ә шәмнәр тутырылган тартмаларга «Бу шәмнәр сезнең Җиңүгә юлыгызны яктыртсын! Ышанабыз һәм көтәбез!» дигән язу ябыштырган.

Фото: © Нияз Һадиуллин

news_right_1
news_right_2
news_bot