news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Аксар авылында Сабантуйга бүләк җыйдылар

Зәй районы Аксар авылында Сабантуйга бүләк җыйдылар
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәй районы Аксар авылында милли киемнәр кигән яшь кызлар, бала-чага өйдән-өйгә кереп Сабантуйга бүләк җыялар. Җигүле ат белән булмаса да, кечкенә тракторын да бизәгәннәр. Баянчылар гармун сузып, авыл урамнарына моң агыла. Аксарлылар Сабан туена бүләк җыю йоласын бүген дә дәвам итә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Сабантуйга бүләк җыю йоласы Аксарда күп еллар матур гадәт булып сакланган. Бүгенге көндә дә традицияне югалтмыйча, без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, олысы-кечесе белән бергәләп уздырабыз», – ди Аксар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миңнуллина.

Авыл халкы бу бәйрәмгә алдан әзерләнә. Бар эшен ташлап, капка төбендә сөлге җыючыларны көтә. Сөлгеләр бәйләнгән колга, чиләк тулы йомырка һәм изге теләк – бүләк җыю йоласының асылы. Һәр йортта бирнәне мулдан әзерләгәннәр.

Ә балалары, оныклары белән җыелышып мәйданга бару – үзе бер традиция.

«Дистә еллар дәвамында авылыбызның бик матур урыны – Алмагач бакчасында Сабантуйны үткәрәбез. Быел да зурлап, матур итеп уздырырбыз дип уйлыйбыз. Аксар халкы тырышып эшли дә, бәйрәмнәребездә күңелле генә ял да итә белә. Бүләккә сөлгеләр, көнкүреш кирәк-яраклары бирәләр. Хәзер заманасы үзгәрде – күбрәк акчалата ярдәм итәләр», - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Аксарда Сабантуйны 8 июньдә бәйрәм итәчәкләр. Милли уеннар, җыр-моң һәм күтәренке кәеф вәгъдә итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot