news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Аксар авылы халкы хәрбиләргә маскировкалау челтәре әзерләгән

Зәй районы Аксар авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә зур эш алып барыла. Шушы көннәрдә мәдәният йортында маскировкалау челтәрләре үрелде, авылдан чыккан хәрбиләргә исемле посылкалар тутырылды, мәктәп укучылары егетләргә чын күңелдән рәхмәтләре белдереп өчпочмаклы хатлар язды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Түзмәдем, мин дә посылка тутыручылар янына төштем әле. Шөкер, булдыра алган кадәр булыштым. Язуымның сәбәбе — рәхмәт әйтү. Үзләренең гаилә керемнәреннән авылдаш егетләребезгә дә өлеш чыгаручы мәрхәмәтле, олы йөрәкле авылдашларыбызның барысына да зур рәхмәт. Изгелекләре үзләренә дә шулай тормыш йөген тартканда Аллаһыбыздан әйләнеп кайтсын», – дип сөйләде авылның педагогика хезмәт ветераны Гөлнур Әхмәтҗанова .

Фото: Аксар авылы мәдәният йортыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100