Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй район башлыгы белән очрашуда хәрбиләр ярдәм өчен якташларына рәхмәт белдерде
Зәй район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй өстәле артында оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ростислав Аладышкин, «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкилләре Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев катнашты.
Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште.
Чара патриотик җырдан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй хәрбиләрен бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте.
Шулай ук очрашуда хәрбиләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында да фикер алышынды. Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә район буенча бер кеше билгеләнгән. Проблемалар була калса, бергәләп хәл итәләр.
Хәрбиләр үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәм өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларына рәхмәт белдерде, туган яктан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар. Һәм туган якта рәхәт булса да, без хәрби операция зонасында кирәк, без анда сезнең иминлекне саклыйбыз, ди алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз