news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй предприятиесе җитәкчесе махсус хәрби операциядәге егетләргә машина илтеп бирде

Зәй предприятиесе җитәкчесе махсус хәрби операциядәге егетләргә машина илтеп бирде

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов бишенче мәртәбә махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Алар бер иптәше белән хәрбиләр өчен «Лада-Гранта» машинасы сатып алган. Махсус хәрби операция зонасына Донецк юнәлешендә автомобильне Фидаил Хәернасов үзе барып, егетләргә тапшырган. «Зәй хәбәрләре» сайтында шул хакта язалар.

«Бу частьтә Татарстаннан, Зәйдән мобилизацияләнгән егетләр дә бар. Алар белән очрашып, генераль ышаныч кәгазе аша машинаны хәрбиләргә тапшырдык», - ди Фидаил Хәернасов.

Бу машина егетләргә хәрби тормышта бик тә кирәк. Ул ягулык ягыннан да экономияле, шулай ук аның белән кирәкле урынга тиз генә барып җитәргә була.

«Кеше өчен иң кадерлесе – тормыш. Бу машина егетләребезнең тормышларын саклап, җиңү көнен якынайтсын, аларга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын», - диде ул.

Ул барлык егетләрнең дә кәефләре хәрбиләрчә булуын һәм аларның якташларына сәлам һәм рәхмәтләрен җиткерүләрен дә әйтте.

Әгәр дә без махсус хәрби операциядәге егетләребезгә үзебезнең кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтә алсак, киләчәктә берсүзсез җиңүгә безнең дә катнашыбыз бар дип санарбыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100