Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй политехника көллиятенә 170 яңа студент килде
Зәй политехника көллиятендә яңа уку елы Белем көненә багышланган тантаналы линейка белән башланып китте. Укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны уку елы башлану белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Олег Камалюков, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбрә итә.
Разиф Кәримов көллият студентлары ала торган эшче һөнәрләренең стратегик әһәмиятенә һәм аларга ихтыяҗ зур булуга аерым басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, политехника көллияте районның әйдәп баручы предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшли, анда студентлар практика уза һәм укуларын тәмамлаганнан соң эшкә килә.
«170 беренче курс студенты өчен бу көн - һөнәргә юлның башы. Көллият сезнең өчен тормышта ныклы нигез алган икенче йорт булыр дип ышанам. Бүген көллият һәм районның әйдәп баручы предприятиеләре арасында энергетикадан һәм машина төзелешеннән алып агрохолдингка кадәр үзара тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. Бу һәр чыгарылыш студентының нәкъ менә монда, районда кирәкле һәм яхшы түләнә торган эшче һөнәре алачагын гарантияли. Бу уку елы һәркемгә күп уңышлар китерсен», - дип мөрәҗәгать итте студентларга Разиф Галиевич.
Ул шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур хезмәтләре өчен педагогик коллективка рәхмәт белдерде.
«Студентларга укуларында уңышлар, үз көллиятенә һәм остазларына лаеклы булуларын телим. Сыйфатлы белем алыгыз һәм район предприятиеләренә югары квалификацияле белгечләр булып кайтыгыз», - дип котлады беренче курс студентларын Рияз Комаров.
«Бүген сез үзегез сайлаган һөнәр дөньясына аяк басып, олы тормышка мөһим адым ясыйсыз. Безнең көллият сезнең өчен кызыклы һөнәрләр дөньясын ачачак, анда сез үз потенциалыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Хәерле юлга!» - дип сәламләде беренче курс студентларын көллият директоры Вәсилә Исрафилова.
Зәй политехника көллияте район һөнәри белем бирү системасында мөһим звено булып тора. Бүген уку йорты, җирле икътисадның реаль кадрлар таләпләренә җавап биреп, ихтыяҗ булган 13 компетенция буенча квалификацияле белгечләр әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз