news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй политехника көллияте студенты Мәскәүдә һөнәри осталык чемпионатында катнашты

Зәй политехника көллияте студенты Мәскәүдә һөнәри осталык чемпионатында катнашты
Фото: Ирина Смирнова

Зәй политехника көллияте студенты Максим Абдулаев Мәскәүдә һөнәри осталык чемпионатында катнашты. Ул әле 1нче курс студенты булуына гына карамастан, үзен мәртәбәле бәйгедә сынады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

3-6 июньдә Мәскәүдә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «Металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе буенча йомгаклау этабы үтте.

Өч көн дәвамында конкурсантлар 7нче архитектура һәм төзелеш көллиятендә сынау узды, үз һөнәри осталыкларын күрсәтте. Зәй данын яклаган Максим Абдулаев үз эшен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алды. Аның педагоглары Валентина Попова, Анатолий Полозенко һәм Госман Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100