Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй педагогы Россиянең иң яхшы 100 укытучысы арасына керде
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы премиясенә өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының иң яхшы укытучыларын ачыклау тәмамланды. Әлеге илкүләм бәйгедә Зәй балалар музыка мәктәбе укытучысы Елена Коклина да катнашты. Ул бәйгедә җиңеп, илнең иң яхшы 100 укытучысы исемлегенә керде. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Премия 2022 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган. Ел саен ул өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында нәтиҗәле хезмәт куючы 100 укытучыга һәм музыка көллиятләреннән, югары уку йортларыннан 25әр педагогка тапшырыла. 100 укытучыга премиянең күләме – 500әр мең сум, һөнәри белем бирү йортлары педагогларына – 1әр миллон сум билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз