news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Владимир Васильев Зәй музыка мәктәбендә концерт куйды

Татарстанның халык артисты Владимир Васильев Зәй музыка мәктәбендә концерт куйды
Фото: «Зәй-информ»

Зәй музыка мәктәбендә Татарстан Республикасының халык артисты Владимир Васильевның «Ул бөек еллар алдында баш иябез» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бу хакта «Зәй-информ» сайты хәбәр итә.

Концерт программасында Бөек Ватан сугышына багышланган иң популяр җырлар - «День Победы», «Журавли», «Ехал я из Берлина», «Смуглянка», «Катюша» һәм башка бик күп җырлар яңгырады.

Музыка мәктәбе укучысы Илназ Галимов, викторинада җиңеп, концертта катнашучылардан истәлекле бүләк алды.

Владимир Михайловичның әти-әнисе - Поповка авылыннан. Җырчының балачагы да әлеге авылда үткән.

«Минем өчен бу авыл һәм Зәй районы табигате, кешеләре иң якыны, һәрчак йөрәгемнең иң түрендә», - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot