Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй музеенда чернобыльчеләр белән очрашу булды
Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом-электр станциясендәге шартлауга быел 26 апрельдә 38 ел була. Шул уңайдан Зәй музеенда чернобыльчеләр белән очрашу булды. Чара барышында документаль фильмнар күрсәтелде. Бу турыда «Зәй яңалыклары» хәбәр ителә.
«Чернобыльгә авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә кешеләрне бөтен илдән китерәләр. Алар көче белән шартлаган реакторны каплау, радиациянең таралуына чик кую өчен дөньяда тиңе булмаган объект торгызыла. Зәй районыннан әлеге фаҗигане бетерүдә 106 кеше катнашкан. Бүгенге көндә Зәйдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән 48 кеше яши», — диде район чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов.
23 апрельдә туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VII «б» сыйныфы укучылары катнашында радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан чара узды. Укучылар белән очрашуга район Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашкан Федор Ханов килде.
Федор Хановны 1988 елның гыйнварында Чернобыль атом-электр станциясендәге фаҗигане ликвидацияләүгә җибәрәләр. Бу вакытта аңа 35 яшь була. Ул биредә өч ай төзелеш бригадасы составында хезмәт куя. Кирпеч стеналарны ватып, төяп озаталар, яңасын күтәрәләр. Шул рәвешле станциянең радиация фонын киметергә тырышалар.
«Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүче якташларыбызга рәхмәт йөзеннән балалар хатлар язды. Әлеге хатлар чернобыльчеләрнең район иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласовка тапшырылачак һәм радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган митингта катнашучыларның һәрберсенә таратылачак», – ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз