news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадада призлы урын алды

Зәй муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадада призлы урын алды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча республиканың муниципаль хезмәткәрләре арасында үткәрелүче Спартакиада үтте. Анда Зәй командасы үз категориясендә икенче урын яулады. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда Энҗе Әгъләмова яза.

Команда составында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, район башлыгының ярдәмчесе Татьяна Токмакова, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы әйдәп баручы белгече Елена Митянина чыгыш ясадылар.

Ә Петр Сергеевич шәхси беренчелектә финишка икенче килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot