Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй мөнәҗәтчеләре «Илаһи моң» бәйгесендә беренче урынны алган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Лениногорскида мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе үтте. Анда 60 тан артык иҗат остасы катнашты. «Илаһи моң» мөнәҗәт башкаручылар муниципаль бәйгесе елдан-ел күбрәк катнашучыны һәм тамашачыларны җәлеп итә. Быел сәхнәгә 60тан артык башкаручы чыккан. Анда солистлар һәм ансамбльләр, шул исәптән Зәй районы хатын-кызлары да катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Әлеге бәйге өченче мәртәбә оештырылган. Беренче елларда анда җирле башкаручылар гына катнашса, бу юлы катнашучыларның географиясе киңәйгән. Конкурсантлар арасында тәҗрибәле башкаручылар да, яшь талантларның да булуы сөендерә, диләр оештыручылар.
Безнең өчен җиңүчеләр арасында зәйлеләрнең дә булуы аеруча куанычлы. «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә беренче урынны районның Югары Мәлем авылыннан Разия ханым Рамазанова алган. Икенчедә - Сармашбаштан Кадрия апа Гыйльманова һәм Югары Мәлемнән Флера Талипова.
Катнашучыларны әзерләү белән Зәй районы мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Рәзилә ханым Җиһаншина шөгыльләнгән.
«Бу бәйге ярыш кына түгел, ә иманга булган мәхәббәтеңне матур җырлар аша белдерү мөмкинлеге. Без мөнәҗәтләргә карата кызыксынуның артуын күрәбез һәм киләсе елда мондый чаралар башка районнарда да, шул исәптән безнең Зәй районында да узар дип өметләнәбез», - ди ул.
«Илаһи моң» бәйгесе Ислам культурасы традицияләрен саклап кына калмый, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, аларның ышанычын һәм иҗади рухын ныгыта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз