news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр окоп шәмнәре ясый

Зәй районы Төги авылының мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Аны мәктәпнең яшьармиячеләре оештырды. Тәҗрибәле яшьармиячеләр җитәкчелегендә балалар мөстәкыйль рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясады. Яшьармиячеләр шулай ук хәрбиләр өчен хуш исле туган як үләннәреннән чәйләр әзерләүдә актив катнашалар. Укучылар бөтнек, мелисса, ромашка һәм мәтрүшкә кебек экологик чиста үләннәр җыеп, аларны киптерәләр һәм матур пакетларга тутыралар.

Бу шифалы, хуш исле чәйләр хәрбиләргә сәламәтлекләрен сакларга һәм кәефләрен күтәрергә ярдәм итә. Балалар өйдән еракта хезмәттә булган хәрби абыйларына хатлар да язалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot