Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй мәктәбендә батырлык дәресе узды
18 декабрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәптә патриотизм һәм батырлык дәресе үткәрделәр. Бу хакта «Заинск-информ» яза.
Укучылар белән очрашуга әфган сугышы ветераны, «Хәрби бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков һәм махсус хәрби операция ветераны, хәрби комиссариат белгече Виталий Медведев чакырылган иде.
Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәбездә яшәвен күрделәр. Батырлык, каһарманлык, Ватанга мәхәббәт - ул бүгенге геройларыбызның сыйфатлары. Очрашуда укучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга чын геройлардан җавап алу мөмкинлеге дә булды. Алар Россия хәрбиләренең батырлыклары, туган илгә мәхәббәт һәм Ватан алдындагы бурычларны үтәү турында белделәр.
Сергей Александрович белән Виталий Дмитриевич укучылар белән хәтерне саклауның һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.
«Бүген укучыларга патриотик тәрбияне реаль геройлар үрнәгендә бирү мөһим, нәкъ менә шуңа күрә без яшьләр өчен шундый җанлы очрашулар оештырабыз», - ди музей хезмәткәрләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз