news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй мәктәбендә ачык дәрес монополиягә каршы хезмәт бурычларына багышланды

Зәй мәктәбендә ачык дәрес монополиягә каршы хезмәт бурычларына багышланды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь Зәйгә эшлекле сәфәре кысаларында мәктәпләрдә ачык дәресләр бирде, гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте, җитештерү мәйданчыкларын карады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Аны район башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Марат Хәбибуллин озатып йөрде.

Андрей Розенталь шәһәрнең 2нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Лекциянең темасы — икътисадта конкуренциянең роле иде. 45 минутлык дәрес эчендә укучылар конкуренциянең ни өчен мөһим булуын аңладылар, икътисад үсеше өчен кирәкле факторларны белделәр, монополиягә каршы хезмәт бурычларын төшенделәр, нинди очракта штрафларга тарту килеп чыкканын өйрәнделәр.

Соңыннан ул сәнәгать паркына килде.

«Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре урыннарга чыгып эшмәкәрлек торышы, үзара көндәшлекнең булуын карый, җирле хакимиятнең эшмәкәрлек үсешенә ярдәмен барлый. Бүген мин «Экопромсервис» паркында булдым. Җитештерү һәм төзелеш калдыкларын утильләштерү буенча эшләүче полигонда эш барышын карадым, алдагы планнарын белештем», — диде ул.

Аннан Андрей Розенталь район хакимиятендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot