news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй лагерында каратистлар ял итә

Зәй лагерында каратистлар ял итә
"Зәй хәбәрләре"

Зәй районының «Созвездие» муниципаль балалар ял лагеренда өченче смена эшли башлады. Анда 123 бала дүрт отрядка бүленеп 21 көн дәвамында мавыктыргыч, үзенчәлекле ял үткәрәчәк. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Лагерь программасы Татарстанда Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы, районда Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елына багышлап әзерләнгән. Биредә үзара дустанә мөнәсәбәткә, патриотизмга өстенлек бирелә, диләр әйдаманнар.

Өченче сменага 30 спортчы-каратист та килде. Алар лагерь программасыннан тыш, ачык һавада тренировкалар да үткәрәчәк.

«Боларга өстәп «Созвездие»га 22 июльдән палаткалы лагерьга урнашу өчен «Застава» хәрби патриотик клубы әгъзалары да киләчәк. Алар 28 июльгә кадәр биредә булачак», — ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot