news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй кызы госпитальләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә

Зәй кызы госпитальләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә

Зәйдән игелекле кешеләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыелып, айга ике мәртәбә госпитальләргә озатыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Наталья Березина — Зәй кызы. Шәһәрдә логистика юнәлешендәге бер оешмада хезмәт куя. Эштән соң, ял көннәрендә ул госпитальләргә, беренче линиядәге фронт хәрбиләренә кирәкле әйберләрне җыеп, аны озату эшен башлап йөри. Мессенджерларда тугыз төркем берләшеп, уртак җиңү өчен, хәриләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар алар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең биш ноктасының үзәге — Зәй.

Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган. Бирегә Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылыннан җыелган ярдәм китерелә. Алмаш киемнәр, медикаментлар, култык таяклары, инвалид коляскалары, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре, буржуйка-мичләр һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләрне җыялар алар.

— Барысы да Каменск-Шахтинскийдан безнең Зәй кызы Евгения мөрәҗәгать иткәннән соң башланды. Без Евгения белән бергә эшләдек. Ул хәзер Каменск-Шахтинскида волонтерлык эшчәнлеге алып бара. Хәрбиләргә кайнар ашлар илтүне оештырган, хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча эш алып барган. Шулай ук госпитальләрдә авыр яралыларны карарга булышалар: кашыктан ашаталар, юындыралар, кирәк-яраклар эзләп китерәләр. Ул ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать итте, — ди Наталья.

— Гуманитар ярдәм район-шәһәр халкы булышлыгы белән җыела. Ә аны урынга илтүдә район эшмәкәрләре ярдәм итә. Николай Тихонов гуманитар ярдәм илтү өчен машина бирә, ул үзе дә анда барып кайтты. Шулай ук Илдус Шиһапов безгә машина белән ярдәм итә, — ди Наталья.

Натальяның ике ир-туганы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Алар Казаннан чакырылган булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100