Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй кызы Мәскәүдәге югары уку йортына имтиханнарсыз керү хокукына ия булды

Бөтенроссия фән олимпиадаларының физик культура буенча йомгаклау этабында җиңү яулаган, Зәйнең 4нче мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Мария Устимкина Мәскәүдәге югары уку йортына имтиханнарсыз укырга керү хокукына ия булды.
Бүген аны мәктәптә узган тантаналы линейкада тәбрикләделәр. Укучы кызга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның махсус бүләген тапшырдылар.
Быел апрель аенда 4нче мәктәп укучысы Мария Устимкина өченче тапкыр физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды.
«Бу - шәхсән синең өчен генә түгел, Мария, бөтен Зәй районы өчен дә зур казаныш», - дип билгеләп үтте 4нче мәктәптә узган тантаналы линейкада РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова.
4 нче мәктәп ишегалдында тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннарын башкару белән башланып китте. Линейканың иң кульминацион ноктасы Мария Устимкинага Олег Морозовтан котлау белән Хөкүмәт телеграммасын тапшыру булды. 4нче мәктәпне тәмамлаучы спортчыга һәм мәктәп директорына Олег Викторовичтан китаплар бүләк ителде.
Мәктәп директоры Альбина Ларина укучысын зур җиңү белән котлады.
Ә Мариягә тапшырылган, Россия Халыклар дуслыгы университеты (РХДУ) сертификаты күңелле сюрприз булды. Ул кызга уку йортына имтиханнарсыз керү хокукы бирә, 25 мең стипендия һәм тулай торакта яшәү урыны белән гарантияләнә. Хәзер Мария, үз тормышын медицина белән бәйләргә хыялланып, бу өстенлектән файдаланыргамы яки башка югары уку йортын сайларгамы икәнен хәл итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз