news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй кызы Бөтенроссия ярышлары көмеш призеры булды

Зәй кызы Бөтенроссия ярышлары көмеш призеры булды
Фото: https://zainsk-inform.ru

Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ул 16-18 яшьлек спортчылар арасында Россиянең атказанган тренеры А.Ф.Бондарев истәлегенә оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда Энҗе Әгъләмова яза.

Ярышларда илнең 22 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Зәйдән ярышларда тренер Рамил Салихов кул астында шөгыльләнүче Айза Әгъләмова көрәште. Ул Европа чемпионкасына гына бирешеп көмеш медаль яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot