news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй кызы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Зәй кызы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Фото: Яшьләр эшләре идарәсеннән

Зәй студентлар отряды штабының матбугат үзәге җитәкчесе Виктория Романова «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның физик затлар өчен яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Виктория «Вспышка» цифрлы сәнгать һәм медиа җитештерү мәктәбе» проектына 390150 сум күләмендә грант алды.

Викториядән проектны уңышлы гамәлгә ашыруын һәм ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, алга таба да яңа үрләр яулавын телибез, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot