Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй кызы, «Алгарыш» грантлар конкурсында җиңеп, Алтайда стажировка үтеп кайтты
Татарстан Аграр яшьләр оешмасының 14 белгече «Алгарыш» грантлар конкурсында җиңүче булды, аның кысаларында алар Алтай Республикасында стажировка үтте. Җиңүчеләр арасында Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгече Раушания Основина да бар. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Ике атналык стажировка авыл территорияләрен, авыл хуҗалыгын һәм агротуризмны комплекслы үстерү кысаларында узды. Стажировка барышында без Алтайның авыл территорияләрендә тормышка ашырыла торган яшьләр өчен төрле социаль юнәлешле проектлары белән таныштык. Шулай ук Алтай губернаторы Олег Хорохордин һәм Чемаль районы башлыгы Александр Алисов, Алтай авыл хуҗалыгы министры Андрей Цыгулев белән очрашулар булды», – ди Раушания.
Стажировка нәтиҗәсе буларак, Татарстан Аграр яшьләр оешмасы һәм Алтай Республикасында «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе арасында килешүгә имза куелган.
Хәзердән башлап Татарстан һәм Алтайның авыл яшьләре уртак проектлар төзиячәк, чараларны мәгълүмати яктыртуда ярдәм итәчәк һәм бер-берсенең инициативаларын хуплаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз