news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов дөнья чемпионы булды

Бу көннәрдә Байлар Сабасында билбаулы көрәш буенча 17-18 яшьлек көрәшчеләр арасында дөнья чемпионаты ярышлары үтте. Анда Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Зәй егете Җәмил Ибраһимов үз үлчәү авырлыгында чемпион калды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» хәбәр итә.

Аның тренеры Айрат Минһаҗев үҗәт спортчы турында һәрьяктан тырыш, дип билгеләп үтте.

«Җәмил кече яшьтән милли көрәш белән шөгыльләнә. Ул бу җиңүгә әзерлекле килде», - ди тренер.

Җәмил Ибраһимов Зәй районының Пусташит авылыннан. Күптән түгел ул Россия беренчелегендә чираттагы җиңүен яулаган иде. Район Сабан туенда яшүсмерләр һәм 60 кг га кадәр үлчәүдә өлкәннәр арасында батыр калды. Гомумән, Җәмил Ибраһимов быел мөмкин булган һәртөрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып җиңүләр яулады, Зәй, Татарстан данын күтәрүгә зур өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot