Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә чыгыш ясады
Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараеның легендар коллективлары – «Магия» хореография коллективы, «Злато» вокаль ансамбле, «Заиночки» хезмәт ветераннары ансамбле Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Бу зур вакыйга Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллективны берләштерде, ике ил арасында чын дуслык һәм мәдәният алмашу күпере булды. Фестивальнең максаты – халык традицияләрен аларның аутентик яңгырашында һәм хәрәкәтендә саклау һәм тәкъдим итү. Безнең артистлар татар һәм рус мәдәниятенең уникаль байлыгын күрсәтте.
Фестивальдә зәйлеләр яулаган җиңүләр:
Татьяна Давыдова – «Халык стилендәге җыр» номинациясендә III дәрәҗә лауреат.
Илфир Габидуллин – «Этник эстрада» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.
«Энергетик» Мәдәният сарае квартеты – «Автор эшкәртүендә халык җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат.
«Злато» вокаль ансамбле — «Халык җыры» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.
«Магия» хореография төркеме —»Халык-сәхнә биюе» номинациясендә II дәрәҗә лауреат һәм «Халык биюе. Кече форма»да I дәрәҗә лауреат.
Эрик Горин – «Халык-сәхнә биюе. Соло» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз