news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй китапханәсендә Каюм Насыйрига багышланган әдәби сәгать оештырылды

Зәй китапханәсендә Каюм Насыйрига багышланган әдәби сәгать оештырылды
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 200 тулуга багышланган әдәби сәгать үтте. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Китапханәчеләр укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме — этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучыларга Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруы хакында мәгълумат җиткерелде.

«Чарада катнашучылар Каюм Насыйриның „Китаб-Әт-Тәрбия» китабыннан акыллы үгет-нәсихәтләрне тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әдипнең мәсәлләрен укыдылар. Чарада шулай ук укучылар галимнең „Әбүгалисина» әсәре буенча фикер алышты һәм әдипнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар», – дип сөйләгән китапханәче Венера Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100