Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй китапханәсендә Әниләр бәйрәме үтте
26 ноябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Сөмбелә» клубы әгъзалары катнашында «Ана- һәр нәрсәнең башлангычы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта «Зәй-информ» яза.
Китапханәчеләр кунакларны котлап, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Бу бәйрәмнең килеп чыгышына һәм башка илләрдә ничек билгеләп үтелүенә тукталдылар. Әниләргә багышлап укылган шигырьләр бәйрәм кунакларына мәдхия булып яңгырады. «Ромашка таҗлары», «Хәтер капчыгы», «Ашларыгыз тәмле булсын» кебек уеннарда сөмбеләлеләр бик теләп катнаштылар. Шулай ук әниләр темасына язылган җырларны алар бергәләп тә башкардылар, бәйрәм белән бәйле булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар.
Чарага килүчеләр бәйрәмгә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз