news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй китапханәсендә агач эшләнмәләреннән күргәзмә эшли

Зәй китапханәсендә агач эшләнмәләреннән күргәзмә эшли
Фото Зәй китапханәсеннән

Зәй китапханәсендә кул эшенә оста булган Вячеслав Ботунов эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Ул «Агач эшләнмәләре остасы» дип атала.

Агачтан кисеп ясау - декоратив-гамәли сәнгатенең иң таралган төре. Элек-электән тормыш-көнкүрештә агачтан эшләнгән әйберләр аерым урын алып торган. Агач — иң уңайлы, арзан, эшкәртү һәм файдалану өчен дә кулай материал. Аннан балалар өчен бишек һәм уенчыклар, хатын-кызларга йoн эрләү кабасы, орчыклар, агач савыт-саба, чүмечләр ясаганнар. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Вячеслав Борисович өч ел инде шулай агачтан кисеп әйберләр ясый. Аңа әлеге шөгыльгә хирыслык игезәк оныклары җиһанга аваз салгач, аларга агач карават ясаудан башлана. Шул рәвешле аны әлеге шөгыле үзенә бөтереп алып кереп китә. Буш вакыты булуга, оста яраткан эш-гамәле дөньясына чума. Оста күңелендә туган идеяләрен агачтан кисеп ясап тормышка ашыра. Ә аның кулыннан һәммәсе дә килә.

Агачтан киселеп ясалган декоратив шкатулкалар, төрле паннолар, савыт-саба, шәмдәл, челтәрләп эшләнгән элекке карэта, портретлар дисеңме. Араларында нәкышләп, кисеп-уеп бизәкләгәннәре дә шактый. Кыскасы, Вячеслав Борисович шәхси күргәзмәсе олысы-кечесен үзенә җәлеп итәрлек.

«Әлеге күргәзмәне карагач, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең.-Мин бу күргәзмәне икенче мәртәбә карыйм инде. Ул тагын да байый. тулылана төшкән, агачны шулай ничек челтәрләп була икән ул дип сокланып карыйм», - ди Ания Шакирова.

Күргәзмә китапханәдә бер ай дәвамында эшләячәк. Аннан ул Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда урын алачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100