news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй кешесе Херсондагы балаларга спорт кирәк-яраклары һәм шоколад алып барган

Зәй кешесе Херсондагы балаларга спорт кирәк-яраклары һәм шоколад алып барган
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйнең Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов туганнары Иван Лопотков, Юрий Никитин белән махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайткан. Алар өч машинада барып, ялга кайткан ике хәрбине дә хезмәт урынына илткән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Хәрбиләр өчен иң ихтыяҗ булган әйберләрнең берсе — маскировкалау челтәрләре. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләрнең берсе.

Шулай ук гуманитар ярдәм илтә баручылар хәрбиләрне генә түгел, анда яшәүче балаларны да кайгырталар. Донбасс балалары өчен шоколадлар алып барганнар.

«10 ноябрьдә юлга чыгып киттек, барлыгы 4896 километр юл үтеп, хәрбиләр хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләргә элемтә чаралары, 2 цифрлы рация, 5 дизель автоном җылыткыч, 100 комплект эчке кием, маскировка челтәрләре, тиз әзерләнә торган аш һәм коры душ, окоп шәмнәре, йон оекбашлар, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр, исемле посылкалар һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Шоколадларны юл буенда торучы балаларга өләштек. Ә Херсон балаларына баскетбол, волейбол, футбол туплары, бокс перчаткалары алып бардык», — ди Валентин Атласов.

Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий, Яңа шәһәрдәге Свято Троицк, Сарман районы Ләке авылындагы Изге Апосталлар Павел һәм Петр чиркәүләренә йөрүчеләр күрсәткән.

«Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, диләр», — ди Валентин Атласов.

news_right_1
news_right_2
news_bot