news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй кешесе кулларын сындырганнан соң, гипсын алуга, маскировкалау челтәре үрергә килгән

Зәй кешесе кулларын сындырганнан соң, гипсын алуга, маскировкалау челтәре үрергә килгән
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәйдә яшәүче Зинаида Семенова агымдагы елның гыйнвар аенда маскировкалау челтәре үрергә йөри башлаган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Беркөн дә калмыйча челтәр үрергә йөргән Зинаида Алексеевна август аенда егылып ике кул чугын да сындырган. Бу көннәрдә ул гипсын салдырып, челтәр үрүчеләр рәтенә кушылган. «Бу көнне түземсезләнеп көттем», – ди ул.

«Әлбәттә, кулларым авырта, ләкин мондый вакытта мин өйдә утыра алмыйм. Безнең хәрби егетләр алгы сызыкта көрәшә. Алар көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куя, шулай булгач, минем җәрәхәтләрне алар белән чагыштырырлык түгел. Гипстан йөргәндә, челтәр үрергә килә алмаганда, бу урынны бик нык сагынуымны сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Хәрбиләребез исән-сау җиңү белән кайтсыннар иде дип тырышабыз», — ди Зинаида Алексеевна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100