Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй кешеләре махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориалга урын сайлый ала
15 августта махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә мемориал кую өчен Зәй районында урын сайлау буенча җәмәгать фикер алышулары башланды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Сораштыру бер ай дәвам итә. Максат – Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм рәхмәт символы булачак истәлекле урын булдыру.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заман геройлары, алар намус белән лаеклы төстә үз бурычларын үти. Мемориал төзү инициативасы киләчәк буыннар аларның, Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыкларын хәтерләсеннәр һәм хөрмәт итсеннәр өчен булдырылган. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен шәһәр һәм район халкы өчен символик әһәмияткә ия булган лаеклы урын билгеләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз