Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй кешеләре «Коркус»тагы теракт корбаннары мемориалына чәчәкләр алып килә
Зәйдә «Энергетик» мәдәният йорты янында «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә стихияле мемориал оештырылган. Шәһәр кешеләре иртәдән бирле анда чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә.
Бүген Зәйдә дә күңел ачу чаралары кичектерелде, әләмнәр төшерелде.
«Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт булу сәбәпле, «Кышны озату» чарасы кичектерелә», - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
22 мартта Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән.
Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте. Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда, аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар.Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннарына мемориал Казан үзәгендә, Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яңа Чишмәдә ачылды. Татарстанда яшәүчеләр коточкыч терактта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз