Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй-Каратай мәчетендә Каюм Насыриның 200 еллыгына багышланган кичә булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Күптән түгел Зәй-Каратай мәчетендә тагын мөһим, эчтәлекле чара үтте: ул галим, фольклорчы, бик күп китаплар авторы, дин әһеле, мөгаллим Каюм Насыриның 200 еллыгына багышланган кичә узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Каюм Насыйри – татар әдәбиятының якты йолдызы» дип исемләнгән чараны Зәй-Каратай мөслимәләре, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә уздырдылар.
Шушы чарада катнашкан Зөмәрә Шәрәпова әйтүенчә, авыл күләмендә генә түгел, ә шәһәркүләм зур чара итеп тә үткәрерлек кичә булган.
«Мөслимәләр җитәкчесе Рәисә апа Якупова тырышлыгы белән, мәдәният хезмәткәрләре Рөстәм Идиятов, Галия Насибуллина һәм Гүзәлия Фәхретдинова оештырып, кызыклы сценарийлар язып, күп булып җыелган халыкка тәрбияви-әхлакый чара үткәрделәр. Мәчетнең махсус киң, җылы бүлмәсе гөрләп торды», - ди Зөмәрә ханым.
Шушы әдәп-әхлакый теманы үз эченә алган чарада Лениногорск мөхтәсибәте каршында эшләп килүче «Мөслимә» оешмасы җитәкчесе Ләйлә ханым, хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, апалары, авыл волонтерлары, авыл мөслимәләре катнашты.
Ләйлә ханым дога белән башлап җибәрде. Мондый чараның мөһимлеген әйтеп үтте. «Безнең Зәй-Каратай мөслимәләре турында бары җылы сүзләр генә әйтәсе килеп тора, алар – тырышлар, активлар. Мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышлап әдәби-тематик чара үткәрергә дип ниятләделәр. Ниятләре – изге. Бу бик матур күренеш. Мөслимәләрнең шулай бердәм булып, мәдәният, китапханә белән эш алып баруларына шатланабыз гына», - ди Ләйлә ханым.
Зәй-Каратай мөслимәсе Мәдинә ханым Ситдикова әйтүенчә, К. Насыйри әдәп-әхлакка һәм гыйлемгә күп игътибар биргән. «Хикәяләре аша тәрбияләгән. Дөньяви фәннәрне кайтаруга зур өлеш керткән. Гыйлемгә, русча белергә өндәгән. Кайбер татарлар аны яратып бетермәгән. Аның бөтен тырышлыгы – халыкка белем бирүдә. Бу чараны үткәрү фикере Рәисә апага беренче килгәндер. Дәвамлы булсын иде шундый чаралар» – ди Мәдинә ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз