Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачылды
Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндерүдән соң «Тегермән кое» чишмәсе ачылды. Элегрәк бу тирәдә биек булып үләннәр үсеп торган. Чишмә янында бер улак кына булган. Бу турыда «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Язын авыл җирлеге «Татнефть» җәмгыятенә элеккеге кебек чишмәләрне карап торуны сорап, мөрәҗәгать иткән булган.«Татнефтеснаб» идарәсенең Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә базасы чишмәне һәм территорияне төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарган. Юллар түшәлгән, чишмә агып тора торган җиргә кечкенә тегермән ясалган. Шулай ук ял итү зонасы да ясалган, шашлык пешерү урыны бар, ял итәр өчен беседкалар да куелган.
Моннан тыш Подгорная урамы белән ике араны тоташтыручы күпер дә бик начар хәлдә булып, аны да ныгытып, менә дигән итеп ясап куйганнар. Хәзер күпер аша машина да чыга ала икән.
Чишмә ачылу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефтеснаб» идарәсенең җитәкчесе Ирек Газизуллин, авыл башлыгы Миләүшә Идиятова, авыл халкы катнашты. Кунаклар чишмәнең авыл халкына озак хезмәт итүен теләде, шундый матур урынны саклауны сорадылар.
Һәр эшнең башлангычы – хәер-догада. Шунлыктан авыл имамы Илдус хәзрәт дога укыды. «Рәйхан» ансамбле матур җырларын бүләк итте.
Төзүчеләргә, хезмәткәрләргә муниципалитетның һәм Зәй-Каратай авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз