news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй-Каратай авылы мәктәбендә төбәкчеләр конференциясенә 100дән артык катнашучы җыелды

Зәй-Каратай авылы мәктәбендә төбәкчеләр конференциясенә 100дән артык катнашучы җыелды
Фото: Сергей Трусов

Зәй-Каратай авылы мәктәбендә «Зәй-Каратай авылы һәм Көньяк-Көнчыгыш Татарстанның һәм Идел-Урал төбәгенең чиктәш территорияләренең тарихы һәм мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман VI Бөтенроссия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү конференциясе узды. Әлеге конференция Зәй-Каратайда икенче мәртәбә үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.

Әлеге зур күләмле конференция Бөек Җиңүнең 80 еллыгыгына, Лениногорск шәһәренең 70 еллыгына һәм «Лениногорскнефть» идарәсе оешуга 80 ел тулу кысаларында узды. Туган як төбәкчеләренең форумын тормышка ашырырга «Татнефть» мөмкинлек бирде.

Конференциянең бер девизы – «Безнең бурыч – тарихи дөреслекне һәм герой-якташларыбызның хәтерен саклау». Галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, музей хезмәткәрләре тарихны чагылдыру һәм яшь буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.

«Мәктәп – белем һәм тәрбия бирү урыны. Тәрбия бирү – бик катлаулы һәм җитди, туктаусыз бара торган процесс. Бүгенге көндә мәктәбебездә бала саны кимү сизелсә дә, ләкин мәктәп башлангычында мәгърифәтчеләребез Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар торган авыл мәктәбе яшәргә тиеш. Илкүләмендә билгеләп үтелә торган зур даталарга багышлап уздырылган конференциянең Зәй-Каратай мәктәбендә үткәрелүе безнең өчен зур дәрәҗә, моның белән горурланабыз», - ди мәктәп директоры Ләйсә Әхмәтова.

Төбәкчеләр катнашындагы бөтенроссия дәрәҗәсендәге конференциягә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Марий-Эл, Оренбург якларыннан килделәр, барлыгы 100дән артык катнашучы булды. Әлбәттә, Лениногорск районы төбәкчеләре, мәктәп укытучылары да бу форумнан читтә калмады.

Төбәкчеләр пленар утырышка кадәр дүрт секциягә бүленеп, үзләре өйрәнгән темалар буенча хис-кичерешләре, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Казаннан килгән, күп кенә дәүләт бүләкләре иясе Вячеслав Данилов Кайбыч районында Хуҗа Хәсән авылында үз акчасына һәм улы ярдәме белән Тау ягы татар керәшеннәре музее оештыруы турында сөйләде.

Лениногорскида яшәүче Наил Сәйдәшев шулай ук – үткәннәр белән кызыксынучы шәхес. «Кеше җиде буын бабасын белергә кирәк, тиеш дип санала. Минем Сәйдәшевлар нәселе буенча шәҗәрә төзедем, анда 500ләп кеше керде, шәҗәрә агачы 9 буынны берләштерә. «Бабалар Ватанына кайту» китабымда Бөек Ватан сугышында катнашкан әтинең тормыш юлы турында яздым. Шунда шәҗәрәне дә керттем. Нәселебездә украин, эстон, рус, казах, үзбәк, төрек милләтеннән вәкилләр булуы ачыкланды», - ди.

Бу чараның максаты гаять зур, ди профессор, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов. «Соңгы елларда Ык буенда казу эшләре үткәрелде, кабер ташлары, авыллар тарихы өйрәнелде. Без ике юнәлешне алып барабыз: татар тарихы һәм татар авыллары тарихы. Халык ярдәмендә тарихыбыз саклана», - ди академик.

Үткәннәрне барлауда өлеш кертүчеләр конференция кысаларында мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Укучылар сәламләве белән башланган конференция нәтиҗәле эшләде, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot