news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй инспекторлары Ашыгыч медицина ярдәме шоферлары белән очрашты

Зәй үзәк район хастаханәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре йөртүчеләре очрашты.

Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында, шул исәптән махсус сигналлар куллану хакында профилактик әңгәмә корды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Зәй районы Үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов, район ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең 17 шоферы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot