Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәй-информ»га яңа җитәкче билгеләнде
Бүген «Зәй-информ» коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул – Александр Кузьмич Исаков. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» язды.
Яңа җитәкчене коллективка район башлыгы Разиф Кәримов һәм «Татмедиа» АҖнең башкарма директоры Нияз Гареев тәкъдим итте.
Моңа кадәр «Зәй-информ» җитәкчесе булып эшләгән Гөлнара Феофановага тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерелде.
«Гөлнара Миңнулловна өч ел дәвамында район массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәте өчен җаваплы булды. Хәзер бу вазифада Александр Кузьмич эшләячәк», - диде Разиф Галиевич.
Нияз Гареев чыгышында Гөлнара Феофанова җитәкчелек иткән чорда «Зәй-информ»ның куелган бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәвен билгеләп узды. Яңа җитәкчегә дә нәтиҗәле эшләвен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз