Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәй-информ» житәкчесе авыл Сабан туенда район басмасына язылу өчен сертификат бүләк итте
Зәй районы Баграж авыл җирлеге Сабантуе аеруча үзенчәлекле үтте. Биредә төрле милли уеннарда халык актив катнашып, һәркем бәйрәмнән бүләкләр белән китәргә теләде. Күпчелек керәшеннәр яшәүче әлеге авыл бердәмлеге, дустанә мөнәсәбәте, башка милләт кешеләренә кунакчыллыгы белән аерылып тора. Монда күмәк хезмәт тә, төрле бәйрәмнәр дә матур үтә. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язылган.
Әлеге җирлек халкы район басмаларын да иң күпләп яздыручыларның берсе.Сарсаз-Баграж Сабантуена җыелучыларны «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаков район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлап, Сабантуйга чыккан иң өлкән кешегә һәм җирлекнең әле бу көннәрдә генә туган сабые гаиләсенә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына язылу өчен сертификатлар бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз