news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй эзтабарлары Сталинград сугышында һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан

Зәй эзтабарлары Сталинград сугышында һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан
Фотолар «Гвардия» отрядыннан

Бүгенге көндә Зәйдән 28 кеше Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясендә катнаша. Казу эшләренең беренче дүрт көнендә үк Зәй эзтабарлары Сталинград янындагы сугышларда һәлак булган 14 хәрбинең җәсадын тапкан.

Кызганычка, аларның шәхесләрен билгеләү мөмкин булмаган. Шулай ук отряд әгъзалары күпме еллар дымлы җирдә яткан башка күп әйберләр - каска, сапоги, граната, мылтык һәм пистолет, танк снаряды, противогазлар тапкан. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Зәйгә кайткач эзтабарлар үз экспедицияләренең нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләячәк.

Экспедиция «Тарихка кагыл, хәтерне сакла!» проекты кысаларында уза.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot