news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй эзтабарлары белән 15 яшьлек бала да «Хәтер вахтасы»на китте

Зәй эзтабарлары белән 15 яшьлек бала да «Хәтер вахтасы»на китте
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» уңаеннан кабат сугыш барган урыннарга китте. Ә аңа кадәр бүген шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында аларны озату тантанасы булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина эзтабарларга уңышлар теләде.

«Без экспедиция кысаларында Бөек Ватан сугышы барган урыннарда һәлак булган солдатларның сөякләрен күтәрәчәкбез. Безнең лагерь Самофаловкада, Городищенск районында торачак. Татарстаннан күп кенә отрядлар казу эшләрен башлады инде. «Татнефть» командасы инде 7 кеше җәсәден тапкан, безгә аларны куып җитәргә туры киләчәк. Безнең эзтабарлар командасында 30дан артык кеше, аларның күпчелеге — эшче яшьләр, барысы да Зәйдән, араларында мәктәп укучылары да бар. Җиңү көненә — 8 майда кайтырга планлаштырабыз. Экспедициядә ярдәм иткәннәре өчен эшмәкәрләр Айбулат Таҗиевка, Наталья Тихоновага, «Чаллы икмәге» кибетенә зур рәхмәт белдерәсем килә», — дип сөйләде «Гвардия» хәрби-патриотик отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

Моннан тыш, ул быел алар белән экспедициягә 15 яшьлек Егор Алдошинның да баруын билгеләп үтте. Экспедициягә беренче тапкыр «Форпост» директоры Наталья Шахмаева да бара.

Чара ахырында хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьянов эзтабарларны бүләкләде.

Виктор Никифоров һәм Владимир Яковлев Россия Федерациясе Саклану министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Михаил Романов, Анастасия Романова алтын билгегә лаек булдылар. Моннан тыш, Чаллыдан эзтабар Никита Костинны туган көне белән котлап, салам баш киеме бүләк иттеләр.

Фото: https://zainsk-inform.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100