Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй эшмәкәре Кытай аккумуляторларына алмаш тәкъдим итә
Октябрь башында Казанда Татарстан Республикасының инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Зәй эшмәкәре Илдар Хафизов белән очрашты. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Эшмәкәрнең инициативасы бүген төп тәэмин итүчесе Кытай булган чит ил литий-ион батареяларын үзебездә җитештерелгән натрий-ион аккумуляторларына алыштырудан гыйбарәт.
Илдар Хафизов чыгышында Россия сәнәгате өчен литий-ион технологияләренең әһәмияте даими үсүен билгеләп үтте.
«Россия сәнәгатендә LI-ON аккумуляторларның һәм батареяларның әһәмияте арта: бу роботлар, приборлар төзү, элемтә чаралары, иярчен группировкалар, электр транспорты һәм башкаларда. Болар барысы да батарея һәм аккумуляторларда эшли. Литий сирәк металлга әверелеп бара. Дөнья базарында аккумуляторлар һәм аннан комплектлаучы әйберләр белән төп тәэмин итүче – Кытай. Литийга альтернатива итеп мин натрий тәкъдим итәм. Ул таралуы буенча алтынчы элемент булып тора», – диде Илдар Хафизов.
Эшмәкәр сүзләренчә, натрий-ионлы батареялар үз характеристикалары буенча литий-ионлылардан калышмый, ә аларны җитештерү өчен шул ук җиһазлар кулланылырга мөмкин. Натрий-ион батареялары литий-ион батареяларыннән берни белән дә аерылмый. Хәтта ячейкалар җитештерү линиясе дә шул ук. Химик состав кына үзгәрә.
Талия Миңнуллина әлеге инициативаны югары бәяләде, аның стратегик әһәмиятен һәм патриотик юнәлешле булуын билгеләп үтте. Ул ил язмышына битараф булмавы өчен Илдар Хафизовка рәхмәт белдерде һәм эшмәкәргә ярдәм итүдә ышандырды. Проектны алга таба үстерүдә һәм хакимиятнең профильле органнары дәрәҗәсендә фикер алышуда ярдәм итәчәген белдерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз