news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй елгасы буйлап экологик сал йөзде

Зәй елгасы буйлап «Чиста елга» дип аталган чара узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Аны район яшьләр эшләре идарәсе сапбордларда йөзү буенча инструктор Наталья Тавлинова белән берлектә оештырды. Ул районның Яңа Маврин авылы яныннан башланып, Дала Зәе буенча Үтәшкин авылына кадәр йөзеп килделәр.

Катамараннарда елга буйлап хәрәкәт итүче яшьләр елга ярының бик пычрак, чүпләнгән урыннарында туктап, суда һәм яр буенда җыелган чүп-чарны җыештырды.

«Без мондый игелекле эштә катнашырга риза булган һәм елгаларыбыз һәрвакыт чиста булып калсын дип тырышучы яшьләргә рәхмәт белдерәбез», - ди чараны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot