news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй егетләре якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Зәйнең Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов, аның улы Роман, икетуган энекәше Иван Лопотков бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Валентин Атласов белән Иван егетләр янына дүрт мәртәбә барды. «12 июньдә юлга чыгып киттек, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләргә элемтә чаралары, маскировка челтәрләре, коры аш һәм душ, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр алып бардык», — ди ул.

Хәрбиләр өчен иң ихтыяҗ булган әйберләрнең берсе маскировка челтәрләре икән. Ул – хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләренең берсе. Шулай булгач, маскировка челтәрләре үрүгә йөрүчеләрнең кимүе борчу тудыра. Маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларга эшче куллар җитми. 

Хәрбиләр туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә сәлам җибәрде. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга аерым рәхмәт әйттеләр, «безне ташламыйлар», дип сөенделәр.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot