news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй егете республика ГТО онлайн-акциясендә җиңде

Бу көннәрдә #молодытеломидушой акциясенә йомгак ясалды. Зәй егете Максим Изосимов республика ГТО онлайн-акциясендә җиңде. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Онлайн-акция кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт нормативларын үтәү буенча видеоролик әзерләп, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге ГТО аккаунтында урнаштырырга кирәк иде. Анда 14-35 яшькәчә булганнар катнаша алды.

«Конкурсның муниципаль туры 20-30 июньгә кадәр үтте. Анда без актив яшьләребез эшләре арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып республика этабына тәкъдим иттек», - ди Зәй районы буенча ГТО нормативларын үтәтүгә җаваплы Регина Волкова.

Ә республика бәйгесендә 13 районнан җибәрелгән видеороликлар катнашкан. Нәтиҗәдә Зәй районыннан актив егет 27 яшьлек Максим Изосимовның ГТО нормативларын үтәү турындагы видеоролигы хөкемдарлар тарафыннан иң яхшысы, дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot