news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй егете Әбүбәкер Мугурбаев уңышлы спортчы буларак бүләкләнде

2 июньдә Зәйнең «Сәламәтлек» мәктәбендә ирекле көрәш буенча яшүсмерләр арасында район беренчелеге ярышлары үтте. Бу хакта «Зәй хәбәрләре»ндә хәбәр ителә.

Анда 52 яшь спортчы катнашты. Алар арасыннан 23 килограмм авырлыктан 78 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр билгеләнде.

Ә 2022-2023 ел нәтиҗәләре буенча Әбүбәкер Мугурбаев иң уңышлы спортчы буларак бүләкләнде. Аның әти-әниләренә дә мәктәп тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт белдерелде. Быел мәктәпне тәмамлаучы Аркадий Мартемьянов һәм Данил Архиповларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100