news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй делегациясе Магнитогорскида Сабан туенда катнашты

Чиләбе өлкәсендәге Магнитогорск шәһәрендә Сабантуй узды. Анда Зәй районы Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Делегация составында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шәһәр һәм район иҗат коллективлары һәм башкалар бар иде. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Зәйлеләр оештырган милли мәйданчыкта теләге булган һәркем татар халкының көнкүреше белән танышты, татар милли ризыкларыннан авыз итте, бәйрәм сувенирлары сатып алды, Сабантуйның традицион уеннарында катнашты.

Магнитогорскида 400 меңнән артык кеше яши. Шәһәрнең милли составында 92 милләт исәпләнә, шуларның 84 проценты — руслар. Халыкның 5 процентын милли традицияләрне саклаучы татарлар тәшкил итә. Магнитогорскида быел 25нче тапкыр милли бәйрәм узды. Традиция буенча ул шәһәр паркында Мәңгелек ут янында уза. Анда бөтен илдән иҗат коллективлары килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot