news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй делегациясе Әстерхан өлкәсе хәрби частендә булды

Зәй делегациясе Әстерхан өлкәсе хәрби частендә булды
Фото: Фотолар муниципаль район сайтыннан

Зәйнең 8 егете Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәренең хәрби частендә хезмәт итә. 28 июльдә алар өчен истәлекле чара булды — яшь солдатлар хәрби ант кабул иттеләр. Бу мөһим чарада Зәй районы җитәкчелеге, егетләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Делегацияне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Зәйдән баручылар хәрби часть җитәкчелеге белән очрашты, солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты.

Разиф Кәримов Зәй егетләрен сәламләп, аларны мөһим вакыйга — ант кабул итү тантанасы белән котлады, уңышлы хезмәт итүләрен, тыныч күк йөзе, исән-сау кайтуларын теләде. Хәрби частьтә шулай ук район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов та булды. Зәй делегациясе солдатларга күчтәнәчләр һәм бүләкләр алып барды.

Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби часте белән Зәй районы 2007 елдан хезмәттәшлек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot