Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй чаңгычылары республика чемпионатында өченче урынны алды
1-3 сентябрьдә Казанда чаңгычы спортчылар арасында җәйге ачык республика чемпионаты үтте. Анда Зәй чаңгычылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
2 сентябрь көнне узган ярышларда хатын-кызлар арасында 4 спортчы кыз беренче унлыкка керде. Ирина Ибраһимова – II, Христина Мацокина – V, Анастасия Утяганова – VIII, Алинә Вәлиуллина – IX булды.
3 сентябрьдә үткән узышларда кызлардан Ирина Ибарһимова – I, Христина Мацокина – V, Анастасия Утяганова – X, егетләрдән Вадим Бирюков - II урын алды.
«Гомуми исәп буенча 1022 очко җыеп зәйлеләр командалар арасында өченче урын яулады. Икенчедә 1304 очко белән Казан, беренчедә 1557 очко Чаллы командасы булуын исәпкә алсак, безнең спортчылар яхшы әзерлекле булуларын дәлилләделәр», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз