news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй чаңгычылары җәй көне дә ярышларда беренчелекне бирми

18-20 августа Ижевск шәһәрендә Идел буе федераль округы чаңгычы спортчылары арасында җәйге ярышлар үтте. Анда Зәйдән Федор Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

19 август көнне 2006-2007 елда туган егетләр арасында 5 км арага узышта Вадим Бирюков беренче урын алды. Ә 20 августа 10 км дистанциягә ярышларда ул бишенче булды. Аның тренеры – Рәкыйф Габидуллин.

Кызлар арасында 7,5 км арага узышта Зәйдән Анастасия Үтәганова дүртенче урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot