Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй башлыгы Кәримов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Комаров сайлауларда катнашты
Бүген иртән Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов традицион рәвештә 1нче номерлы мәктәптә урнашкан 1451нче номерлы сайлау участогына тормыш иптәше Елена Михайловна белән бергә гражданлык бурычын үтәргә килде. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
Участокта тавыш бирү барышы белән шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та танышты.
Рәзиф Кәримов билгеләп үткәнчә, Зәй районы халкы гадәттәгечә сайлауларда актив катнаша һәм уртак киләчәгебез өчен тавыш бирә. Аның сүзләренчә, республика җитәкчесен сайлау аеруча җаваплы, ә бүген бер үк вакытта муниципаль хакимият органнарына депутатлар да сайлана.
Районда 61 сайлау участогы эшли. Кешеләр бәйрәмчә кәеф белән тавыш бирергә килә.
ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров сайлаулар ил, республика һәм район язмышы турында кайгыртучы теләсә кайсы Россия гражданины өчен әһәмиятле вакыйга, дип ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республиканың үсеш векторын билгеләячәк лидер сайлана.
Участокта бәйрәм рухы хөкем иткән: тавыш бирергә килүчеләрне музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары инструменталь музыка белән каршы алган, ә «Ягодка» фольклор ансамбле кунакларны матур җырлар белән сөендергән. Моннан тыш, туган якны өйрәнү музее 1935 елдан алып бүгенге көнгә кадәр район җитәкчеләре күрсәтелгән уникаль күргәзмә тәкъдим итте.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров сөйләгәнчә, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләкләр тапшырганнар, ә җитди сәбәпләр аркасында тавыш бирергә килә алмаган кешеләрнең өйләренә барганнар. Сайлауларга күбесе гаиләләре һәм балалары белән килә, дип өстәде ул.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз