news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй балалары хәрбиләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясады

Зәй балалары хәрбиләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясады
Фото: Зәй балалар бакчасыннан

Зәйнең «Тылсымлы әкият» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды. Ул «Солдатларга җылы бүләк ит!» дип аталды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Бакча тәрбиячеләре, балалар, әти-әниләр бергәләп бу эшкә алынды.

«Окоп шәмнәре — ул солдатлар өчен алыштыргысыз яктылык һәм җылылык чыганагы. Хәрбиләр аларны окопларны яктырту, җылыту һәм ризык әзерләү өчен файдалана. Балаларда ватанпәрвәрлек, Ватаныбызны сагында торучылар белән горурлык хисе кечкенәдән үк формалашырга тиеш. Без ясаган шәмнәр хәрбиләрне салкын һәм дымлы һава торышыннан саклап, аларны туган якта көтүләрен аңлатып, күңелләрен җылытыр дип өметләнәбез», — ди чараны оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100