news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй архив бүлегендә гаилә шәҗәрәсен төзү турында сөйләштеләр

Зәй архив бүлегендә зур әһәмияткә ия һәм күңелгә үтеп керерлек вакыйга булды. Архив бүлеге ЗАГС белән берлектә шәһәр сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары өчен шәҗәрә төзү буенча махсуслаштырылган семинар уздырды. Бу хакта «Заинск-информ» сайты яза.

«Чараның максаты - гаилә тарихының бәһасез мирасын киләчәк буыннарга калдыру. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, күз күреме буенча инвалидлар үз тамырларын өйрәнү өчен архив материалларыннан файдалану белән кызыксынды һәм аларны киләчәк буын куллана алырлык итеп ясарга тырышачакларын әйтте», - ди архив бүлеге җитәкчесе Елена Куликова.

Ул шулай ук кунакларга Зәй шәһәре архивы фондларында саклана торган документларның төрләре һәм шәҗәрә төзүдә ярдәм итә алырлык документлар турында җентекләп сөйләде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина үз чыгышында ЗАГС фондларының актуальлегенә тукталды – гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәләренә (туу, никах, үлем турында һ.б.) басым ясады. Ул рәсми рәвештә белешмәләр алуга кагылышлы сорауларны ничек дөрес рәсмиләштерергә, нинди документлар кирәк булачагын һәм нинди очракларда теге яки бу мәгълүматны алырга мөмкин булуын аңлатты.

Катнашучылар үзләренең гаилә риваятьләре белән уртаклашты, эзләүне кайдан башларга, теге яки бу кыенлыкларны ничек җиңәргә икәнлеге турында конкрет сораулар бирде. Күпләр мондый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Бай эчтәлекле семинар Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты ярдәмендә 2017 елда махсус әзерләнгән «Минем тарихым» фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot